ЯҢАЛЫКЛАР


25
май, 2019 ел
шимбә

25 майда Россия паспорты көне билгеләп үтелә. 14 яше тулган затларга "Соңгы кыңгырау" бәйрәме барышында, Муса Җәлил паркында паспортлар тапшырдылар.

 

"Соңгы кыңгырау" - уку тәмамлануны гәүдәләндерүче бәйрәм. Минзәлә район башлыгы урынбасары вазыйфаларын башкаручы Наил Хисамбиев укучыларны мәктәпне тәмамлаулары белән котлады.

 


24
май, 2019 ел
җомга

25, 26 майда төнлә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән һава температурасы -1 градуска, ә туфракта кырау -3° кадәр көтелә (Казанда – 25 май төнендә туфракта урыны белән -1°).

Росреестрның Татарстан Республикасы буенча Идарәсе уздырылачак акция хакында искә төшерә - "Ветераннар өчен икеайлык" кысаларында дәүләт кадастр учеты һәм күчемсез милек объектларына хокукларга дәүләт теркәве 3 көн эчендә башкарыла. Әлеге акция 22 апрельдә старт алды һәм 22 июньгә кадәр дәвам итәчәк.

 

Минзәлә районында Клиентлар хезмәте (бүлек хокукларында) җитәкчесе  Алсу Ганиева җавап бирә.

2019 елда 14-18 яшьлек балигъ булмаган гражданнарны укудан бушаган вакытка эшкә урнаштыру

 

Россия Федерацияесе Хөкүмәтенең 2010 елның 15 маендагы "Энергияне саклау өлкәсендә программаларга таләпләр билгеләү һәм эшчәнлекнең җайга салын торган төрләрен башкаручы оешмаларның энергетик нәтиҗәлелеген күтәрү турында"гы №340 карары нигезендә Татарстан Республикасының тарифлар буенча Дәүләт комитеты тарафыннан 2020-2022 елларга энергияне саклау һәм җайга салына торган эшчәнлек башкаручы оешмаларның энергетик нәтиҗәлелеген күтәрү өлкәсендәгы программаларга таләпләр билгеләнде.

 

Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча Идарәсенең  Яр Чаллы шәһәрендә, Актаныш, Тукай, Мөслим, Минзәлә районнарындагы территориаль бүлеге урынга чыгып сәүдә итү һәм җәмәгать туклануын оештыру өчен тәкъдим ителгән ассортиментлы исемлеген җибәрә.

 

"Социаль эшмәкәрлек өлкәсендә проектлар белән идарә итү" магистер программасы КФУның Идарә, икътисад һәм финанс Институтының "Инновацияле, технологик һәм социаль үсеш ачык институты" Югары мәктәп белгечләре тарафыннан Татарстан Республикасында Эшмәкәрлеккә ярдәм фондының социаль сфераның инновацияләр үзәге белән хезмәттәшлек нәтиҗәсендә эшкәртелгән.

 

УКЫТУНЫҢ КЫЗЫКСЫНДЫРУЧЫ ПРОГРАММАЛАРЫ ТУРЫНДА СОРАУЛАР


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International