""Соңгы кыңгырау" район бәйрәме Муса Җәлил паркында узды.

2019 елның 25 мае, шимбә

Һава торышы салкынча булуына карамстан, бәйрәмдә җылы атмосфераны чыгарылыш укучылары үзләре булдырды.

Алар күңелле флэш-моб әзерләгәннәр, тамашачы күңеленә хуш килде. Бу көнне иллегә якын унберенче сыйныф укучысы районның спорт һәм мәдәния өлкәсенә керткән өлешләре өчен Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

Бәйрәмдә "Продвижение" бию төркеме, Данила Новиков, Ирина Паранина һәм Гүзәл Муллагалиева, Индира Газизуллина чыгыш ясады.
Бәйрәм дискотека белән тәмамланды.

http://menzela.ru/news/tema-dnya/rayonnyy-prazdnik-posledniy-zvonok-sostoyalsya-v-parke-musy-dzhalilya

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International