Минзәләнең нинди иҗтимагый киңлекләрен киләсе елда төзекләндерергә керешүебезне сайлыйбыз.
Элекке проектлар чикләрендә түбәндәгеләр төзекләндерелде:
Мәктәп скверы
Ленин исемендәге парк
Минзәлә елгасы буе скверы
Театр скверы
Быел 4 объект катнаша. Болар: Карл Маркс урамының тарихи өлеше (2 нче чираты), Җиңүнең 75 еллыгы паркы, Үрдәк күле, Больничный скверы.
Тавыш бирергә була:
- zagorodsreda.gosuslugi.ru сайты аша, моңа өчен Госуслуги порталы аша авторизацияләнү кирәк;
- мобиль кушымта «Госуслуги. Решаем вместе» аша;
- тавыш бирү волонтерлары ярдәме белән – аларны "Игелекле Татарстан» дип язылган ачык киемнәреннән танып була.
Игътибар итегез – бер иҗтимагый киңлек өчен генә тавыш бирергә ярый.
Иҗтимагый киңлекләр өчен тавыш бирү «Урбанистик комфортлы мохит формалаштыру» федераль проекты һәм «Тормыш өчен инфраструктура» милли проекты чикләрендә үткәрелә.