25 майда Россия паспорты көне билгеләп үтелә. 14 яше тулган затларга "Соңгы кыңгырау" бәйрәме барышында, Муса Җәлил паркында паспортлар тапшырдылар.
21 үсмер кулларына паспорт алып, зур тормышка аяк бастылар. Яшь минзәләлеләргә бу документны район башлыгы урынбасары вазыйфаларын башкаручы Наил Хисамбев тапшырды.