25, 26 майда төнлә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән һава температурасы -1 градуска, ә туфракта кырау -3° кадәр көтелә (Казанда – 25 май төнендә туфракта урыны белән -1°).
Казан буенча:
Аязучан болытлы. Явым-төшемнәрсез. Юнәлеше үзгәрүчән җил 3-8 м/с. Төнлә минималь һава температурасы 0..+2º, урыны белән туфракта кырау -1º, көндез максималь һава температурасы +14..+16º.
Татарстан Республикасы буенча:
Аязучан болытлы. Явым-төшемнәрсез. Юнәлеше үзгәрүчән җил 3-8 м/с. Төнлә минималь һава температурасы 0..+4º, урыны белән һава температурасы -1º, туфракта -3º, көндез максималь һава температурасы +12..+17º.