ЯҢАЛЫКЛАР


10
сентябрь, 2019 ел
сишәмбе

09 сентябрьдә "Көзге игелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы" ирекле акция кысаларында Минзәлә муниципаль районында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы Чулпан Бадьина тарафыннан 7 кызга шәһәрнең тегү остаханәләренә экскурсия оештырылды. Әлеге чараның максаты - республикабызда һөнәри осталык буенча WorldSkills дөнья чемпионаты узуга бәйле рәвештә, эшче һөнәрләрнең дәрәҗәсен күтәрү.

Өлкән яшьтәге кешеләрнең күпчелеге өйрәнү өчен нәкъ менә компьютер курсларын сайлый.

Татарстанда   2016–2018 елларда  28  мең  баш  савым сыеры  өчен  26  заманча  сөт  комплексы  файдалануга  кертелде,    инвестицияләр  күләме    9 млрд сумга  якын.  Бу  хакта  6 сентябрьдә  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  киңәшмәдә  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат  Әхмәтов мәгълүмат бирде.    

 11 һәм 12 сентябрьдә  Татарстанның  Балтач районында Авыл  хуҗалыгын  үстерү  буенча  компетенцияләр  үзәге  белгечләре   районның   шәхси  ярдәмче хуҗалык алып  баручы кешеләре, фермерлар һәм авыл эшкуарлары  белән  очрашалар.   

"Демография" илкүләм проекты кысаларында "Өлкән буын" Федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында, Минзәлә муниципаль районында 02.09.2019 елдан башлап, расланган график нигезендә, билгеләнгән көннәрдә, авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән узган өлкәннәрне диспансеризация. профлиактик медицина тикшерүе һәм онкологик патологиягә скрининг тикшеренү уздыру өчен район үзәк хастаханәсенә китереләләр. 

Минзәлә районында үзенчәлекле сайлаучылар, электрон тавыш бирү, күргәзмәләр.

 


9
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Начар метеорологик күренешләр: 10 сентябрьдә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, игеннәр 38782 гектарда суктырылган.

2019 елның 10 - 15 сентябрендә  Татарстанның  Актаныш  районында Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы ярдәмендә ТАССР төзелүнең  100 еллыгына багышланган  “Авыл яшьләре” ХI җәйге авыл спорт уеннарының финал ярышлары узачак.

Татарстанда  агымдагы  урып-җыю эшләренең барышы  турында  бүген  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  киңәшмәдә  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат  Әхмәтов сөйләде.    


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International