Урып-җыю 84 процентка тәмамланган

2019 елның 9 сентябре, дүшәмбе

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, игеннәр 38782 гектарда суктырылган.

149303 тонна ашлык суктырылган. Район игенчеләре гомумән алганда ашлык суктыру буенча республикада 8 нче урында, әгектардан уртача уңыш буенча - 6 нчы урында. Район буенча уртача уңыш гектарыннан 38,5 центнер тәшкил итә. Бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралардан иң югары уңышны "Калморза" хуҗалыгы игенчеләре алды, биредә гектардан уртача уңыш 50,1 центнер тәшкил итте. Бүгенге көнгә  сабан бодаен 5 мең гектарда җыеп аласы калды. Уҗымнарны чәчү 9403 гектар мәйданда башкарылган, бу пландагыдан 76,3 процент тәшкил итә. "Органик ГруппЧулман" ҖЧҖдә уҗым культураларын чәчү 125 процентка арттырып үтәлгән. Ә менә "Август-Мөслим" ҖЧҖнең Минзәлә бүлекчәсе уңым бодаен 4090 гектарның 1640 гектарында гына чәчкән, бу пландагыдан 40,1 процент тәшкил итә. Гәрчә көзге бодай чәчүнең агротехник сроклары 5 сентябрьдә чыккан булса да.. 

 Район игенчеләре киләчәк уңыш турында кайгырталар. Кырларда саламны төрү һәм вакланган салам белән туфракны каплау дәвам итә. Барлыгы 11700 тонна салам рулоннарга төрелде. Тфуракны төп эшкәртү 13758 гектарда уздырылган, шулардан 8868 гектарында тирәннән эшкәртү уздырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International