Исегезгә төшерәбез, 8 сентябрьдә Татарстанда Бердәм тавыш бирү көне узды. Республика халкы ТР Дәүләт Советы депутатларын сайлады.
Педагогия көллиятендә урнашкан сайлау участогында сайлаучылар Минзәләдәге ике электрон тавыш бирү комплексының берсе аша тавыш бирделәр. Участокка беренче булып килгән Николай Пермяков бу яңалыкны җиңел кабулитте.
-Хәзер өлкәннәр дә цифрлы технологияләрне үзләштерә, чөнки алар көн дә кирәк, - диде ул.
Ирина Спиридонова, "Новый" сайлау участогы рәисе:
– Безнең участокта электрон сайлау аппараты кулланыла һәм әлеге аппараттан файдалана белмәүчеләр өчен тренировка ясау аппараты бар. Тренировка уздыру өчен өч волонтер эшли.
Минзәләнең 1/6 йортында яшәүче Юлия Армянинова һәм Рәмзия Сафиуллина календарь һәм гаилә бәйрәмнәрен бергә уздыралар. Алар шулкадәр дуслашканнар ки, хәтта күп еллар дәвамында сайлауларга да бергә йөриләр. Сайлаулардан соң алар фикер уртаклашалар, ә аннары тәмләп чәй эчәләр.
Минзәләнең 3 нче урта мәктәбендә укучылар үз куллары белән башкарган эшләнмәләр күргәзмәсе узды. Аларны сайлау участогына килгән теләгән һәркем сатып алды, ә сатудан кергән акчалар әлеге мәктәпт укучы инвалид балаларга тапшырылачак. Биредә шундый ике бала белем ала.
МТР Дәүләт Советына депутатлар сайлаганда ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Хәмәев Минзәләдә "Моблиь сайлаучы" статусында тавыш бирде.
Быел 85 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Татарстан Республикасының атказанган физик культура хезмәткәре, шәһәрнең Мактаулы гражданины - легендар тренер Владиленин Мильчаков (Социалистик участогы, биредә 703 сайлаучы бар). Ул үз гомерендә бер генә сайлау кампаниясен дә калдырмаган.
Сайлауларга гаилә белән килү традициясе күптәннән килә. Кечкенә балалар әти-әниләре белән килеп, урнага бюлллетень салырга яраталар. Быел театрдан бер төркем артистлар бергәләшеп килеп, үз тавышларын бирделәр, ә Тауасты Байлар авылының "ЯДКАРЬ" халык ансамбле аларны да уздырган. Ансамбль җитәкчесе Мөслимә Гайниева сайлауларга бөтен коллективны җыеп килгән. өстәвенә озак еллар коллективта гармунчы булган Рәүфәт ага Гыймадиевны 80 яше белән котлауны да оештырганнар. Күмәкләшеп, оештырылган эшнең нәтиҗәсе күренеп тора, бу җирлек халкы сайлауларга актив йөри.
Минзәлә муниципаль районында ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлау менә шулай узды. Т