09 сентябрьдә "Көзге игелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы" ирекле акция кысаларында Минзәлә муниципаль районында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы Чулпан Бадьина тарафыннан 7 кызга шәһәрнең тегү остаханәләренә экскурсия оештырылды. Әлеге чараның максаты - республикабызда һөнәри осталык буенча WorldSkills дөнья чемпионаты узуга бәйле рәвештә, эшче һөнәрләрнең дәрәҗәсен күтәрү.
Оста кызларны тегүче һөнәре белән таныштырды. Балалар әлеге һөнәрнең түземлек, игътибар һәм төгәллек таләп итүен аңладылар. Белгеч кием тегүнең эзлеклелеген тәфсилләп аңлатты, шулай ук аларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.
Психолог сүзләренчә, мондый чаралар балаларның коммуникатив үсешенә уңай тәэсир итеп кенә калмый. аларга киләчәккә һөнәр сайларга да ярдәм итә.