"Демография" илкүләм проекты кысаларында 2 сентябрьдән ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы белән берлектә 65 яшьтән узган пенсионерларны тикшерү узу өчен медицина учреждениеләренә китерү буенча проект гамәлгә ашырыла.
Юк ителгән күчемсез милек объектларына милек салымын түләү салым түләүчеләрдә күп сораулар тудыра. Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасы экспертлары юк ителгән объектларны учеттан төшерү механизмын аңлаттылар.
Россия авыл хуҗалыгы министрлыгының оператив мәгълүматлары буенча, 14 октябрьгә авыл хуҗалыгы оешмалары тарафыннан тәүлеклек сөт сату күләме 44,4 мең тонна тәшкил иткән, бу узган елның шушы чорына караганда 7,8% ка артык (2018 елда - 41,2 мең тонна).
Район территориясенә Монополиягә каршы федераль хезмәт идарәсенең Татарстан Республикасы буенча Идарәсенең эшлекле сәфәре 24 октябрьдә булачак. Муниципаль районга ведомство җитәкчесе урынбасары Андрей Розенталь киләчәк.
Россия Президенты Владимир Путин үзенең Фәрманы белән Искәндәр Әхмәтҗановны Минзәлә район суды Рәисе итеп билгеләде.
17-20 октябрьдә Алабуга шәһәрендә бокс буенча төбәкара турнир узды. Ярышларга Россиянең 5 төбәгеннән 20 дән артык команда - барлыгы 450 боксчы килгән иде.
Имин булмаган метеорологик күренешләр:
22 октябрьдә Татарстан Республикасы территориясендә төнлә һәм иртән урыны белән
- көнбатыштан секундына 15-20 метр тизлектә көчле җил булуы көтелә (Казанда - 15-18 м/с);
- томан.
19 октябрьдә Санкт-Петербургта Хәсән базарында “Уңыш - 2019” бәйрәме кысаларында “Татар утары” павильонын ачу тантанасы узды.
Имин булмаган метеорологик күренешләр:
22 октябрьдә Татарстан Республикасы территориясендә төнлә һәм иртән урыны белән:
- көнбатыштан көчле җил - 15-20 м/с (Казанда - 15-18 м/с);
- томан.
Балигъ булмаган балаларны матди яктан тәэмин итү белән бәйле мәсьәләләрне хәл итү дәүләтнең төп бурычларының берсе булып тора. Алиментларны ваемсыз ата-аналардан мәҗбүри түләттерү бурычы суд приставларының федераль службасына йөкләнгән. Суд приставларының Минзәлә район бүлеге начальнигы – өлкән суд приставы, 3 класслы юстиция киңәшчесе Гөлнар Наил кызы Хуҗагалиева белән әңгәмәбез суд приставларының шушы юнәлештә эшчәнлеге хакында.