ЯҢАЛЫКЛАР


31
гыйнвар, 2020 ел
җомга

"Ветеран белән якшәмбе көн" ТР социаль проектын гамәлгә ашыру һәм балигъ булмаганнарны тәрбияләү буенча "Җиңү варислары"  эш программасын башкару кысаларында, Бөек Ватан сугышында рус халкының батырлыгы турында истәлекләрне саклау, кече ватанга мәхәббәт һәм патриотлык хисләре тәрбияләү максатларында, 31 гыйнварда Минзәлә муниципаль районында халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә белән эш буенча белгеч Ольга Бывальцева һәм социаль эш буенча белгеч Чулпан Бадьина балигъ булмаган балалар өчен туган якны өйрәнү музеенда чара уздырды.

 

2020 елда «Комсомольская Правда» нәшрият йорты вәкиллеге тарафыннан «Татарстанның 100 ел эчендә 100 легендар бренды» проекты тормышка ашырыла. Ул ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган һәм легендар гомумреспублика һәм район брендларын сайлау буенча халык онлайн-тавыш бирүне үткәрүне күздә тота. Аның нәтиҗәләре буенча республиканың уңышларын гәүдәләндерүче 100 бренд сайлап алыначак. Проектта катнашу өчен гаризалар бирү мөмкинлеген Татарстанның барлык предприятиеләре һәм оешмаларына карарга була.

Гражданнарга хокукый ярдәм күрсәтү максатларында,10  февральдә гражданнарның хезмәт хокукларын яклау мәсьәләләре буенча ачык телефон "кайнар элемтә" ачылачак.

 

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Татарстанда "Безнең Татарстан. Мөмкинлекләр территориясе" X Республика яшьләр форумының гариза бирү кампаниясе старт алуын хәбәр итә.

 

Әлфия Когогина: Сәяси вәзгыятькә яраклашу өчен Икенче Бөтендөня сугышы тарихын кабаттан язып, без киләчәккә барып җитә алмаячакбыз.


30
гыйнвар, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Минзәлә район мәдәният сараенда Минзәлә районында 2019 ел өчен мәдәният йортлары эшен йомгаклау буенча коллегия утырышы узды.

Туган якны өйрәнү музеенда чираттагы "Зирәкләр һәм акыллылар" интеллектуаль уены узды.

2019 елда хокукларны теркәүгә һәм кадастр учетына тапшырылган документларның 54 меңнән артык пакетын тикшермичә гариза бирүчеләргә Татарстан Росреестры тарафыннан кире кайтарылган.

 

Иске Маҗын авыл җирлегендә булган гражданнар җыены халыкны башлыча инфраструктура мәсьәләләре кызыксындыруын ачыклады.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International