ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Татарстанда "Безнең Татарстан. Мөмкинлекләр территориясе" X Республика яшьләр форумының гариза бирү кампаниясе старт алуын хәбәр итә. Форумның яңа сезонында иң яхшы проектлар 300 мең сумга кадәр акчаны сарыф итүгә грант ярдәме алачаклар.
Форумда 14-30 яшьлек барлык теләүчеләр катнаша ала. Традиция буенча форум үзеңне һәм үз проектыңны бөтен республикага таныту һәм ТР Хөкүмәтеннән һәм потенциаль инвесторлардан ярдәм алу мөмкинлеге булачак.
Гариза бирү өчен 2020 елның 1 мартына кадәр forumtatarstan.com сайтында теркәлрегә һәм үз проектың турында мәгълүмат тутырырга кирәк.