Иске Маҗын авыл җирлегендә гражданнар җыены узды.

2020 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Иске Маҗын авыл җирлегендә булган гражданнар җыены халыкны башлыча инфраструктура мәсьәләләре кызыксындыруын ачыклады.

Гражданнары җыенында күтәрелгән төп мәсьәләләрнең берсе - судан файдаланган өчен түләү булды.

Мисал өчен, Иске Маҗын авылыннан күпбалалы ана Любовь Шагалиева гаиләсенең су өчен түләнгән сумманың гаделлеге турында сорау бирде:

- Һәр гаиләгә хисап приборлары куелып, һәркем чынлыктагы күрсәткечләр буенча түләсә, дөрес булмасмы?

Аның соравына җавап биреп, җыенны алып баручы Минзәлә районы башлыгы урынбасары Наил Хисамбиев ассызыклады:

-Нәк менә шул максатларда мөмкин кадәр тизрәк, быел ук суэтем башняларын һәм скважиналарны рәсмиләштерүне төгәлләп, аларны "Коммуналь челтәрләр" карамагына тапшырырга кирәк.

Ул чагында һәр хуҗалыкта аерым хисаплагычлар кую мөмкинлеге туачак һәм һәркем чынлыкта сарыф ителгән су өчен түләячәк.

Җирлек территориясендә юлларны кардан чистарту турындагы сорауга Иске Маҗын авыл җирлеге башлыгы Эльверт Шәймәрданов җирле эшмәкәр Андрей Клещевников белән килешенү төзелүен, аның үз техникасы белән авыл юлларын кардан чистартуы турында бәян итте.

Иске Маҗын авылы халкы электр энергиясе өчен, чүп чыгарган өчен тарифлар исәпләү буенча сораулар бирде, йорт номерларының буталчык булуы да авыл халкында борчу тудыра.

Җыенда катнашучы Энергосбыт, Мехуборка һәм БТИ вәкилләре искәртеп үткәнчә, әлеге проблемаларның чишелеше һәрбер конкрет очракта җентекләп тикшерү таләп итә һәм алар әлеге мәсьәләләрне хәл итү өчен көчләрен кызганмаячакларын белдерделәр.

Башлык урынбасары Наил Камил улы гражданнарга үзләрен кызыксындырган сорауларны интернет кабул итү аша, шулай ук республика һәм район җитәкчелеге оештыра торган шәхси кабул итүләрдә бирә алуын искәртте.

Иске Маҗын авылына кагылышлы мәсьәләләргә килгәндә, башлык урынбасары агымдагы елда 50 урынлык клуб төзелеше һәм спорт мәйданчыгы төзелеше планлаштырылуын хәбәр итте.

Шулай ук үзара салым акчалары хисабына зират коймасын тоту буенча эш дәвам итәчәк.

Район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Артур Гафуров билгеләп үткәнчә, бәйсез этләрне тоту мәсьәләсе оператив хәл ителә. Холодный Ключ авылы янында траншеяга (су сибү торбалары урынында) чүп түгү буенча да мәсьәлә хәл ителде.

җирле территориясендә оператив вәзгыять турында полициянең участок уполномоченные Динар Гарипов, урман полосаларында янгын куркынычсызлыгы режимын тәэмин итү буенча - "Минзәлә урманчылыгы" ДКУ нең урманнарны торгызу инженеры Венера Фастеева һәм ясалма орлыкландыруда "боҗралы" ысулның өстенлекләре турында - "Элита" нәсел предприятиесенең Минзәлә бүлекчәсе җитәкчесе Евгений Куприянов чыгыш ясады.

http://menzela.ru/news/tema-dnya/oformlenie-vodonapornykh-skvazhin-i-bashen-v-pervuyu-ochered-vygodno-naseleniyu

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International