Әлфия Когогина: Сәяси вәзгыятькә яраклашу өчен Икенче Бөтендөня сугышы тарихын кабаттан язып, без киләчәккә барып җитә алмаячакбыз.
27-31 гыйнвар көннәрендә Страсбургта Европа Советының Парламент Ассамблеясенең кышкы сессиясе уза. Россия делегациясе составында Дәүләт Думасы депутаты, икътисадый сәясәт. сәнәгать, инновацияле үсеш һәм эшмәкәрлек буенча комитет рәисе урынбасары Әлфия Когогина да бар.
Россия делегациясе ЕСПАгә Икенче бөтендөнья сугышы тарихын кабаттан карау, нацизмга каршы көрәштә башларын салган сугышчыларның каберләрен һәм һәйкәлләрне бозу яарамагнлыгы турында декларация проектын кертте.
Бүгенге көнгә 17 милли делегациядән 77 депутат декларациягә үз имзаларын куйды.
«Барлык акыллы кешеләр узганның дәресләрен, узган еллар каһарманнарын онытып, сәяси вәзгыятькә яраклашып тарихны кабаттан язып, безнең киләчәккә барып җитә алмаячагыбызны аңлый.
Нюрнберг трибуналы карарларында, Европа Советының барлык илләре мәктәпләре һәм университетлары өчен тарих дәреслекләрендә чагылган икенче бөтендөнья сугышы турындагы дөреслекне саклау зарур дип саныйбыз", - диде Когогина.