ЯҢАЛЫКЛАР


24
июль, 2020 ел
җомга

Минзәлә районында Клиентлар хезмәте "Һөнәри керемгә салым" махсус салым режимын кулланучы үзмәшгуль гражданнарның игътибарын шуңа җәлеп итә: РПФна иминият взносларын түләү генә эшмәкәрлек эшчәнлеген иминият стаңына кертү һәм пенсия билгеләү өчен кирәкле индивидуаль коэффициентлар туплау мөмкинлеге бирүенә игътибар итәргә куша.

 


23
июль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

23-27 июль көннәрендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән урманнарда югары янгын чыгу куркынычы саклана (4 класс), аерым көнчыгыш районнарда урманнарда янгын куркнычы аеруча югары (5 класс).

 

Бүген төзелеш программалары нигезендә күп катлы йортлар ишек алларына һәм яр буена куеласы утыргычларны презентацияләү булды. 

Бүген төзелеш эшләре белән танышу дүртенче балалар бакчасыннан башланды. 

Дәүләт Думасы читтән торып мәшгульлек турында хезмәт кодексына төзәтмәләрне беренче укылышта кабул итте. Инициатива өч төрле читтән торып эшләүне күздә тота - даими, вакытлыча һәм катнаш, шулай ук хезмәткәрләрне вакытлыча дистанцияле форматка күчерү процедурасын гадиләштерә.

 

Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән түбәндәге һава торышы көтелә:

- 23 июльдә кичен, 24 июльдә төнлә яшен булуы көтелә, кыска вакытлы көчәючән җил - 15-20 м/с ( Казанда – кичен һәм төнлә); 

- 23 июльдә кичен һәм 24 июльдә төнлә урыны белән көчле яңгыр һәм боз (Казанда да)

Минзәлә муниципаль районында халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәткәрләре яшәү шартларын һәм сәламәтлек торышын тикшерү өчен өлкән яшьтәге гражданнарның өйләренә бара. Аның барышында өлкән яшьтәгеләргә социаль ярдәм алу мөмкинлеге, хезмәтләр исемлеге, социаль хезмәткә алу шартлары, социаль ярдәм чаралары турында бәян ителә.

 

Пенсия тупланмалары хокукына ия булучыларны РПФ сайтында шәхси кабинет ярдәмендә билгеләргә була.

 

22 июльдә  үсмерләрнең стресска каршы торучанлыгын арттыру, аларның физикһәм психик сәламәтлеген ныгыту буенча "Үзеңне тыңла. дөньяны танып белерсең" программасы кысаларында комплекслы үзәк психологы Светлана Соловьева үсмерләр өчен тренинг уздырды.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International