Үзмәшгуль гражданнарның пенсия хокуклары

2020 елның 24 июле, җомга

Минзәлә районында Клиентлар хезмәте "Һөнәри керемгә салым" махсус салым режимын кулланучы үзмәшгуль гражданнарның игътибарын шуңа җәлеп итә: РПФна иминият взносларын түләү генә эшмәкәрлек эшчәнлеген иминият стажына кертү һәм пенсия билгеләү өчен кирәкле индивидуаль коэффициентлар туплау мөмкинлеге бирүенә игътибар итәргә куша.

Моның өчен махсус салым режимын кулланучы үзмәшгуль гражданнар мәҗбүри пенсия иминияте буенча ирекле хокукый мөнәсәбәтләргә керергә хокуклы.

Мондый гариза яшәү урыны буенча яки гражданинның Шәхси кабинеты аша РПФ рәсми сайтында, дәүләт хезмәтләре порталында, "Минем салым" мобиль кушымтасында электрон рәвештә РПФ идарәсенә тапшырыла.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International