Бүген төзелеш программалары нигезендә күп катлы йортлар ишек алларына һәм яр буена куеласы утыргычларны презентацияләү булды.
Үзенә күрә тендерда катнашу теләген дүрт оешма белдерде. Алар утыргычлар һәм чүп салу савытлары алып килгәннәр иде. Район башлыгы Айдар Салахов җитәкчелегендәге комиссия үз бәясен бирде,төзәтмәләр кертте. Тиздән әлеге утыргычларның уңайлыгын алардан файдаланган һәркем бирә алачак. Айдар Салахов, район башлыгы: - Безнең тәкъдимне кабул итеп үз продукцияләрен тәкъдим итүче һәр эшмәкәргә без рәхмәтле.Акча эшләү җаен кулдан ычкындырмаска кирәк. Күләм шактый зур булачак. Шуңа һәркем үз өлешен алыр дип ышанам. Утыргычлар матур, ныклы, бик кыйммәт тә түгел.
Тулырак: http://menzela.ru/news/ken-temasyi/ishek-allary-utyrgychly-ostalar-eshle-bulachak