23-27 июль көннәрендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән урманнарда югары янгын чыгу куркынычы саклана (4 класс), аерым көнчыгыш районнарда урманнарда янгын куркнычы аеруча югары (5 класс).
Татарстан Республикасы территориясендә саклана:
- 23 июльдә кичен, 24 июльдә төнлә һәм көндез яшен булуы ихтимал, кыска вакытка көчәючән җил 15-20 м/с (Казанда – кичен һәм төнлә);
-23 июльдә кичен һәм 24 июльдә төнлә урыны белән көчле яңгыр һәм боз булуы мөмкин