ЯҢАЛЫКЛАР


3
ноябрь, 2015 ел
сишәмбе

Район территориаль сайлау комиссиясе составына билгеләү өчен Габдуллин Наил Сәйман улы кандидатурасы тәкъдим ителде.

Район Советының 2015 елның 2 ноябрендә булып үткән утырышында Нәҗмиев Камил Рим улы район башлыгы урынбасары итеп сайланды.

Район Советының чираттагы утырышында район башкарма комитеты җитәкчесен билгеләү мәсьәләсе каралды. Район башкарма комитеты җитәкчесе итеп кабаттан Шагалиев Илгизәр Тимерхан улы билгеләнде.


31
октябрь, 2015 ел
шимбә
5 ноябрьдә, 11дән 13 сәгатькә кадәр, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе кабинетында (Ленин урамы, 80) РФ Дәүләт Думасы депутаты Радик Сабит улы Ильясов гражданнарны кабул итү оештыра.
2 ноябрьдә 15:00 сәгатьтә район хакимиятенең утырышлар залында Минзәлә муниципаль район Советының чираттагы сессиясе була.

30
октябрь, 2015 ел
җомга
31 октябрьдә 8 сәгатьтә шәһәребезнең Октябрь мәйданында  ярминкә була. 
1000 гектарга кадәр. Биредә 137 балл белән Нәсим Дәүләтов хуҗалыгы икенче урында. 
"Мензелинские зори" агрофирмасы Бикбау авыл җирлегендә яшәүчеләргә пай җире өчен катнаш азык бирә башлады.

Район хуҗалыклары 28 октябрь көнне 49 тонна сөт җитештерделәр, бу узган елның шул чорына караганда 2,5 тоннага артык.

29
октябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Яңа Мәлкән авылының оста куллары өчен мәдәният йортында һәр чиршәмбе кул эшләре буенча мастер-класс дәресләре үткәрелә. Чираттагысын балалар бакчасы мөдире Ләйсән Нуриева үткәрде. Дәрескә килүче Мәдәният йортының "бәхет агачы"н ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International