Район Советының чираттагы утырышында район башкарма комитеты җитәкчесен билгеләү мәсьәләсе каралды. Район башкарма комитеты җитәкчесе итеп кабаттан Шагалиев Илгизәр Тимерхан улы билгеләнде.
Безнең белешмә
Илгизәр Шагалиев 1960 елның 3 гыйнваренда Актаныш районының Пучы авылында туган.
1982 елда Казан авыл хуҗалыгы институтын (авыл хуҗалыгын механикалаштыру, инженер- механик), 1999 елда Казан финанс-икътисадый институтын (бухгалтер учеты һәм аудит, икътисадчы) тәмамлаган. РФ Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт службасы академиясендә кабаттан һөнәри әзерлек (2011 ел), Казан (Идел буе) федераль университетында (2012 ел), Бизнес һәм милекчелек белән идарә итү академиясендә (2014 ел) квалификация күтәрү үтә.
Хезмәт юлын 1982 елда Минзәлә сельхозтехникасында өлкән инженер-технолог булып башлый. Власть органнарында 1995 елдан башлап – район хакимияте аппаратының икътисад һәм прогнозлау бүлеге мөдире булып эшли башлый. 2006 елдан башлап – район башкарма комитеты җитәкчесе. 1 класслы муниципаль советник. ТРның атказанган экономисты.