Район Советының 2015 елның 2 ноябрендә булып үткән утырышында Нәҗмиев Камил Рим улы район башлыгы урынбасары итеп сайланды.
Безнең белешмә
Камил Нәҗмиев 1974 елның 29 сентябрендә районыбызның Тауасты Байлар авылында туган.
2007 елда Кама дәүләт физкультура институтын (физкультура укытучысы), 2014 елда Казан дәүләт энергетика университетын (инженер) тәмамлаган.
Хезмәт юлын 1992 елда «Яңа юл» колхозында машина йөртүче булып башлый. Җитәкче урыннарда 2001 елдан бирле: 2001- 2007 елларда дәүләт кино учреждениесе директоры, 2007-2015 елларда – коррекция интернат- мәктәбен җитәкли, аннары – педагогия көллияте директоры.