Җанга рәхәтлек өсти

2015 елның 29 октябре, пәнҗешәмбе
Яңа Мәлкән авылының оста куллары өчен мәдәният йортында һәр чиршәмбе кул эшләре буенча мастер-класс дәресләре үткәрелә. Чираттагысын балалар бакчасы мөдире Ләйсән Нуриева үткәрде. Дәрескә килүче Мәдәният йортының "бәхет агачы"н ясадылар.
Эштән арып кайтканда урамда, бакчаңда сине чәчәкләр, бүлмәңә килеп керүгә шау чәчәктә утырган гөлләрең дә каршы алса, күңелдәге бушлык, арыганлык юкка чыккандай була, куз алдында торган матурлык яшәү көчен арттыра. Шуңа да авылларда да, шәһәрдә дә чәчәклекләр күбәеп китте.
Шушы матурлыкка кул эшләнмәләре белән тагын да ямҗ өсти алабыз. Элек-электән әби-әниләребез кул эшләре белән шөгелләнгәннәр. Бу шөгел шулай ук күңелле дә тынычландыра әле. Соңгы елларда бүлмәләрне бизәү өчен топиарий, яки "бәхет агачы" ясый башладылар.
Дәрестән соң, тәнәфестә, Нәзилә Саетова сулыш юллары өчен дәвалау гимнастикасы үткәрде. Әлеге дәрес бер яктан матурлыкны тудыра, икенчедән, сәламәтлеккә дә файдалы булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International