ЯҢАЛЫКЛАР


20
июнь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2 июльдә 14.00 сәгатьтә, "БЕРДӘМ РОССИЯ" Партиясенең җирле бүлекчәсенең иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә  ТРда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Удачина Гүзәл Любисовна балаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау белән бәйле проблемалы мәсьәләләр буенча гражданнарны кабул итәчәк (адресы: Минзәлә шәһәре, Ленин урамы, 80 нче йорт)

 

2020  елның  1 гыйнварыннан Авылда  ташламалы  ипотека  программасы  эшли  башлый. 

19 июньдә Дәүләт Думасы "дача амнистиясен" озынайту турында закон проектын беренче укылышта кабул итте.

 


19
июнь, 2019 ел
чәршәмбе

Росреестр идарәсенең Татарстан Республикасы буенча физик затларның күчемсез милкенә дәүләт теркәве бүлеге начальнигы Энҗе Мөхәммәтгалиева җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре өчен Татарстан Республикасының Юстиция министрлыгы уздырган видеоконференциядә катнашты. Темасы - "Үз белдеге белән төзелеш белән бәйле сорауларны хокукый җайга салу".

 

Начар метеорологик күренешләр: 20 июньдә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә.

20 июньдә көндез һәм кичен Татарстан Республикасы территориясендә төньяк-көнбатыштан секундына 15-18 метр тизлектә кыска вакытлы көчәючән җил белән яшен көтелә.

 

Бала тәрбияләү буенча компенсацияләр түләү системасын реформалаштыру турындагы киңәшмә барышында Россия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев яшь ярымнан өч яшькә кадәр пособие күләмен төбәк буенча баланың яшәү минимумына кадәр күтәрү турында тәкъдим белән чыкты.

 

Райондашыбызга "ТРның атказанган укытучысы" исеме бирелде.

18 июньдә Дәүләт Думасы беренче укылышта 2019 елга федераль бюджетка төзәтмәләр кабул итте.

 

Мәҗбүри пенсия иминияте буенча кайсы иминиятләнүченең пенсия тупланмалары формалашуын, аларның гомуми суммасының күпме булуын РФ Пенсия фонды сайтында гражданинның шәхси кабинетында онлайн-режимда белергә була. Әлеге процедурага нибары ике минут сарыф ителә.

 


18
июнь, 2019 ел
сишәмбе

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы    Россия  һәм Кыргыз  яшьләре лидерлары  форумына теркәлү башлану  турында  хәбәр  итә. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International