Әлфия Когогина: бюджетка кертелә торган үзгәрешләр адреслы, социаль характерда

2019 елның 19 июне, чәршәмбе

18 июньдә Дәүләт Думасы беренче укылышта 2019 елга федераль бюджетка төзәтмәләр кабул итте.

Дәүләт Думасы депутаты, икътисад сәясәте, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина кертелә торган үзгәрешләрне шәрехләде: "закон проекты белән бюджет керемнәренең 205,6 млрд сумга өстәмә үсеше күздә тотыла, шул ук вакытта чыгымнарны 256,5 млрд сумга арттыру тәкъдим ителә. Бу акчаларны без беренче чиратта гражданнарга социаль ярдәм күрсәтүгә юнәлтәчәкбез. Әйтик, 2019 елның 1 гыйнварыннан өченче яки аннан соңгы бала туган күп балалы гаиләләргә өстәмә "ипотека" түләүгә. Мондый һәр гаилә, Россия Президенты тәкъдиме нигезендә, 450 мең сум акча алачак, аларны ипотеканы түләүгә тота алачак. Тулаем алганда, бюджетка үзгәрешләр адреслы характерда".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International