Татарстан Росреестры үз белдеге белән төзелгән корылмаларны законлаштыру тәртибе турында

2019 елның 19 июне, чәршәмбе

Росреестр идарәсенең Татарстан Республикасы буенча физик затларның күчемсез милкенә дәүләт теркәве бүлеге начальнигы Энҗе Мөхәммәтгалиева җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре өчен Татарстан Республикасының Юстиция министрлыгы уздырган видеоконференциядә катнашты. Темасы - "Үз белдеге белән төзелеш белән бәйле сорауларны хокукый җайга салу".

Сезнең игътибарга еш бирелә торган сорауларның берничәсен һәм аларга җавапларны тәкъдим итәбез.

Иске төзелеш торак йортына хосусыйлык хокукын ничек теркәргә (җиргә хокук тиешенчә рәсмиләштерелгән очракта)?

2017 елның 1 гыйнварына кадәр шәхси торак төзелеше объектларын дәүләт кадастр учетына кую өчен төзелешкә рөхсәт алу таләп ителә иде.

"РФда Шәһәр төзелеше кодексын гамәлгә ашыру турында"гы №191-ФЗ Федераль законының 8 маддә, 4 өлеше нигезендә, индивидуаль торак төзелеше обүектын эксплуатациягә тапшыруга рөхсәт алу таләп ителми.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International