ЯҢАЛЫКЛАР


11
ноябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Бүген, 11 ноябрьдә, Дәүләт Думасы тарафыннан салым чорына 5 млн сумнан арткан физик затларның керемнәренә салымның 13 проценттан 15 процентка артуы турында закон өченче соңгы укылышта кабул ителде.

 

1 сентябрьдә 20 декабрьгә кадәр ТР Икътисад министрлыгы һәм "ТРда эшмәкәрлеккә ярдәм фонды" халык арасында "Эшмәкәрлекне популярлаштыру" төбәк проектын гамәлгә ашыра.

 

"Фермерларга ярдәм системасын булдыру һәм авыл кооперациясен үстерү" төбәк проектын гамәлгә ашыру кысаларында "Татарстан Республикасының аграр яшьләр берләшмәсе" Төбәк иҗтимагый оешмасы Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә 23 ноябрьдән 1 декабрьгә кадәр Эш башлаучы фермер мәктәбен (алга таба - мәктәп) уздыра. Ул хуҗалык итүнең кече формаларында авыл хуҗалыгы җитештерү эшчәнлеге өлкәсендә база компетенциясе үсешенә юнәлтелгән.

 

Минзәлә районында Клиентлар хезмәте искәртә: узган елның октябреннән индивидуаль шәхси счет номеры белән СНИЛС пластик карточкасы урынына шәхси (персонификацияле) учет системасында теркәлү турында хәбәрнамә бирелә.

 


10
ноябрь, 2020 ел
сишәмбе

Минзәлә районында Клиентлар хезмәте яшь аналарга гаиләдә бала туу белән ана (гаилә) капиталы акчаларын сарыф итүнең дүрт законлы ысулы турында искәртә.

 

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүмат бирә, хәзер органик продукция җитештерүче Татарстан аграрийлары, "Тест-Татарстан" Республика Сертификация Методик Үзәгендә сертификация узып, органик продукция җитештерүчеләрнең бердәм дәүләт реестрына кертелергә һәм үз продукцияләрен "Органик" бердәм билгесе алырга хокук алалар.

 

11 ноябрьдә Татарстан Республикасы территориясендә һәм казанда урыны белән көтелә:

- төньяк-көнбатыштан көчле җил - 16 м/с (Казанда - 15 м/с);

- вакыт-вакыт аз гына кар. юеш кар, күз күреме - 1-2 км;

- юлларда бозлавык

10 ноябрьдә 18 сәгатьтән 11 ноябрьдә 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешнең интенсивлыгы хакында консультация-кисәтү

Россия Федерациясендә Балачакның унъеллыгына багышланган "Үз мәнфәгатьләрен күрсәтүгә мохтаҗ инвалид балаларның һәм 18 яшьтән өлкән менталь һәм башка кимчелекләре булган инвалидларның һәм инвалид балаларныңбөтенроссия оешмасы" ҖЧҖнең ТР буенча төбәк бүлекчәсе ярдәме беләнинвалид балаларның ата-аналары (законлы вәкилләре) өчен Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил  каршында Хокукый белемнәр мәктәбе дәресе

 

Акция 9 ноябрь - Халыкара коррупциягә каршы тору көненә багышланган.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International