ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүмат бирә, хәзер органик продукция җитештерүче Татарстан аграрийлары, "Тест-Татарстан" Республика Сертификация Методик Үзәгендә сертификация узып, органик продукция җитештерүчеләрнең бердәм дәүләт реестрына кертелергә һәм үз продукцияләрен "Органик" бердәм билгесе алырга хокук алалар.
"Тест-Татарстан" Республика Сертификация Методик Үзәге органик продукция сертификациясе буенча РФда бишенче аккредитацияләнгән орган булды.
Сертификацияле органик продукция җитештерергә теләүче авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының кайнар элемтәсе буенча консультация ала алалар:
9-800-444-16-70 яисә «РСМЦ «Тест-Татарстан» - телефон - 8 843 295 42 24.