Бала туу белән ана капиталын нәрсәгә сарыф итәргә була?

2020 елның 10 ноябре, сишәмбе

Минзәлә районында Клиентлар хезмәте яшь аналарга гаиләдә бала туу белән ана (гаилә) капиталы акчаларын сарыф итүнең дүрт законлы ысулы турында искәртә.

Гомуми кагыйдәләр буенча, дәүләт ярдәменең әлеге төренә хокук бирүче балага өч яшь тулгач кына ана капиталы акчаларыннан файдаланырга була. Әмма ана капиталын бала туу белән сарыф итү мөмкин булган максатлар да бар.

Ипотека буенча беренчел взнос яисә төп бурычларны һәм процентларны түләү. Ел башыннан ана капиталы бәрабәренә шул ысул белән "фатир мәсьәләсен" 61 минзәлә гаиләсе хәл итә алды. Бу максатларга 30 миллион сум акча күчерелде.

Балалар бакчасы һәм түгәрәкләр өчен түләү

Агымдагы елның 9 ае эчендә районда 3 гаилә мәктәпкәчә тәрбия өчен ана капиталы акчаларыннан файдаланды. бу максатларга 118,5 мең сум акча күчерелде.

Инвалид балаларга социаль адаптация өчен товарлар (хезмәтләр)
 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International