Әтрәкле авылында ярминкәнең чираттагысы 26 апрель көнне иртәнге 9 сәгатьтә башлана. Мәдәни-музыкаль өлеше Җиңүнең 70 еллыгына багышлана. Анда авыл җирлегендә яшәүчеләр Минзәләдән генә түгел, Актаныш һәм Мөслим районнарында яшәүчеләр дә үзләренең шәхси хуҗалыкларында җитештерелгән продукцияләрен дә, кул эшләнмәләрен дә сата ала.
1 апрельдән май ахырына кадәр игълан ителгән санитар-экологик чистарту буенча икеайлык чорында табигатьне саклау законы таләпләре үтәлеше катгый контрольдә тотыла.
24 апрель көнне, 10 сәгатьтә, үзәкләштерелгән китапханәнең ачык уку залында татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның 129 еллыгына багышланган шигырь конкурсы була.
Яңа эш урыны эзләү – инде эшләнелгән алгоритм, бигрәк тә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре өчен. Бу учреждениедә кемгә ничек булыша алалар? Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Татьяна СӘМИГУЛЛИНА шушы мәсьәләләр һәм үзәкнең эшчәнлеге турында сөйләде.