Яңа эш урыны эзләү – инде эшләнелгән алгоритм, бигрәк тә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре өчен. Бу учреждениедә кемгә ничек булыша алалар? Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Татьяна СӘМИГУЛЛИНА шушы мәсьәләләр һәм үзәкнең эшчәнлеге турында сөйләде.
– Татьяна Александровна, безнең районда эшсезләр күпме?
– Бүгенге көндә халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә 75 эшсез граждан теркәлгән. Узган ел белән чагыштырганда эшсезлек шул ук дәрәҗәдә тора.
– Эшсезлек буенча пособиенең күләме күпме?
– Әлеге пособиенең күләме ел саен РФ хөкүмәте тарафыннан билгеләнә. Эшсезлек буенча әлеге пособиенең минималь размеры – 850 сум, максималь размеры – 4900 сум. Пособие кешене эшсез дип таныган беренче көннән үк исәпләнә башлый, ай саен түләнә, моның өчен эш белән тәэмин итү органа ры тарафыннан билгеләнгән срокларда эшсезләргә кабат теркәлү шартларын үтәргә кирәк.
– Эш бирүчеләр тарафыннан күбрәк нинди белгечлекләргә сорау зур? Нинди һөнәр ияләре озак вакыт эш таба алмый?
–Безнең район – авыл хуҗалыгы районы, шуңа күрә заявкаларны күбрәк агрофирмалар бирә. Механизаторларга, сыер савучыларга, терлек караучыларга, баш зоотехник, баш инженерларга сорау зур. Шәһәр буенча алсак, экспедиторлар, район үзәк хастаханәсенә табиблар кирәк. Секретарьлар, склад мөдирләре, икътисадчы белеменә ия булган кешеләр озак вакыт эш таба алмыйлар һәм бездә исәптә торалар.
– Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне эшкә урнаштыру бүгенге көндә бик актуаль проблема. Безнең районда бу эш ничек тора?
– Без законнар нигезендә эшлибез. Эш бирүчеләргә ярдәм итү кысаларында дәүләт инвалидларга эш урыннары булдыру йөзеннән акча бүлеп бирә. 2014 елда бу сумма 100 мең сум иде, ә быел – 72 мең сум. Узган ел 4 эш бирүче мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне үзләренә эшкә алдылар, быел да шулкадәр урнаштырырга планлаштырабыз.
– Хөкемгә тартылган булган кешенең эшкә урнашу мөмкинлеге ни дәрәҗәдә?
– Әгәр эш бирүче элек хөкем ителгән гражданинны эшкә алса, эш бирүче түләгән хезмәт хакының бер өлешен каплау буенча программа булуын әйтеп үтәсе килә. Узган ел безгә шундый ике кеше мөрәҗәгать итте, аларның берсен укырга җибәрдек, электрик һөнәрен алды. Икенче гражданин әллә эштән курыкты, әллә башка сәбәпләр булдымы, ул башка күренмәде. Җәзага тарту срогын тутырып кайтучылар арасыннан быел безгә мөрәҗәгать итүчеләр күренми.
Илсөяр ХӘЕРТДИНОВА