Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә барлыгы 20200 гектарда игеннәр суктырып алынган. Шуның эченнән арыш-7880, көзге бодай-10200, солы-400, борчак-900 гектарда җыеп алынган. “Заиковский ҖЧҖ хуҗалыгы арпа суктыра башлады. Барлыгы 54540 тонна ашлык суктырылып амбарларга кайтарылды. Бүгенге көндә район буенча планлаштырылган мәйданның 41 процентында игеннәр суктырып алынган.
Мензелинские зори” агрофирмасы “Калинин” хуҗалыгы савымчысы Резеда Загидуллина 27-28 июльдә республикабызның Кукмара районы Вахитов исемендәге хуҗалыкта машина белән сыер саву операторларының 43 нче конкурсында катнашты.
28 июль көнне “Органик групп Чулман” агрофирмасының Тәкермән хуҗалыгы солы суктыруга кереште һәм бу хуҗалык 300 гектарда солыны суктырып алды.
Кичә “Заиковский” ҖЧҖ хуҗалыгы игенчеләре көзге культуралар суктыруны төгәлләделәр, алар иртәгә арпа суктыруга керешәчәкләр.
Район хуҗалыклары барысы 15200 гектарда бөртекле культураларны җыеп суктырдылар. Суктырылган ашлыкның күләме 40 мең тоннадан артып китте. Планга карата мәйданнарның 30 процентты җыелды. Районыбыз кырларында 59 комбайн уракта катнаша. Игеннәре суктырып алынган кырларда салам җыю дәвам итә, барлыгы 2 мең тоннадан артык салам төргәкләргә төрелгән.
Авылларда һәр ел саен профессиональ иҗат коллективлары гастрольләрен оештыру матур традициягә әйләнде. Татарстанда 2013 елдан уздырыла башлаган “Мәдәни җәй” проекты кысаларында кичә районыбызның Тупач авылында Татарстан Язучылар берлегенең Яр Чаллы бүлеге әдипләре белән очрашу узды.
Әлеге проект Татарстан Мәдәният министрлыгы белән берлектә оештырыла.
Бүген Урыс авыл җирлеге халкы өчен зур бәйрәм булды. Әлеге җирлектәге Тулбай авылында Президентыбызның “Авылларда клублары төзү” программасы буенча 50 кешегә исәпләнгән яңа төзелгән клуб ачылды. Тантаналы чарага район башлыгы Айдар Салахов, Россия Федерациясенең Дәүләт Думасы депутаты, “Бердәм Россия” фракциясе әгъзасы Әлфия Когогина, клубны төзүче “Лига” ҖЧҖ директоры Николай Степанов һәм башка рәсми затлар килде. Клубны ачканда Әлфия Когогина болай диде:

Бикбау мәдәният йортында “Исәнме җәй” дип аталган концерт узды. Ә артистлары – авыл балалары һәм әби-бабайлары янына кунакка кайткан оныклар иде.
Кичә районыбызда комбайннар парады, ягъни урып-җыюга техникаларның 2016 ел уңышын җыюга әзерлекләрен тикшерү үтте.
Хәерле сәгатьтә игенче!
Район хуҗалыклары арасында быелгы уңышны җыеп алу өчен көрәш башланды. Быелгы уракны иң беренчеләрдән булып “Органик групп Минзәлә” ҖЧҖнең Мәлкән хуҗалыгы башлап җибәрде. Бу хуҗалык арышны теземнәргә 14 июльдә үк сала башлады.