Россия Федерациясенең 01.04.2019 елдагы №46-ФЗ Федераль законы белән Россия Федерациясенең Җинаятьләр кодексына һәм Россия Федерациясенең Җинаять-процессуаль кодексының оешкан җинаятьчелеккә каршы тору өлешенә үзгәрешләр кертелде.
Начар метеорологик күренешләр:
Кич белән 5 апрельдә, 6 апрельдә төнлә һәм иртән татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә.
"Игелек атнасы" кысаларында Минзәлә муниципаль районында тәрбияләнүчеләр картлар һәм инвалидлар интернат-мәктәбенә килделәр, агач кашыкларны бизәү буенча остаз дәресләре уздырдылар.
Бүген Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллияте базасында 2010 елда туган үсмерләр арасында мини-футбол буенча Татарстан Кубогы старт алды.
7 апрельдә билгеләп үтелүче Бөтендөнья сәламәтлекне саклау көне алдыннан район үзәк хастаханәсе хезмәткәрләре, медицина училищесы волонтерлары "Хәрәкәт - тормыш ул" акциясендә катнаштылар.
"Минзәлә районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәге" ДКУ хәбәр итә: производствода җәрәхәтләнү алу һәм һөнәри авыруларны киметү максатыннан, РФ Социаль иминиятләү фондының ТР буенча бүлекчәсендә хезмәтне саклау буенча профилактик чаралар финанслау дәвам итә.
2019 елның 16 апрелендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская һәм Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе Рөстәм Галәуов белән бергә гражданнарның хезмәт хокукларын саклау мәсьәләләре буенча бердәм тематик кабул итү уздырачак.
12 апрельдә хезмәткә кагылышлы мәсьәләләр буенча "кайнар элемтә" эшләячәк.
Игътибар! 29 апрельдән 24 майга кадәр кадастр эшләре базарында эшләүче оешмалар Бөек Ватан сугышында җиңүнең 74 еллыгына багышланган махсус акция уздырачаклар.
Марафон 2019 елның 7 апрелендә Ленин исемендәге Үзәк стадионда узачак, башлана 10 сәгатьтә.