Игътибар! 29 апрельдән 24 майга кадәр кадастр эшләре базарында эшләүче оешмалар Бөек Ватан сугышында җиңүнең 74 еллыгына багышланган махсус акция уздырачаклар.
Әйтик, "Идел буе кадастр инженерлары ассоциациясе " үзлегеннән идарә ителүче оешма әгъзалары кадастр эшләрен бушлай уздырачаклар.
"9 май" акциясендә катнашучы оешмалар, шулай ук кадастр оешмалары күрсәтә торган хезмәт төрләре белән СРО АКИ "Поволжье" рәсми сайтында танышырга була www.np-okirt.ru, тел. +7 (843) 291-05-10.
матбугат хезмәте