Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБИнән килгән хәбәр:
Консультация – метеорологик күренешнең көчәюе турында искәртү
2026 елның 15 маена, 09:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр
15 май көнне Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән җилнең 15-17 м/с кадәр көчәюе көтелә.
Россиянең Татарстан Республикасы буенча Гадәттән тыш хәлләр Баш идарәсе хәбәр итә:
Җил көчәйгәндә:
1. Биналардан чыгуны чикләргә, бина эчендә калырга киңәш ителә. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.
2. Әгәр көчле җил булганда урамда калсагыз, җир асты юллары яки биналарның керү урыннарына яшеренергә киңәш ителә. Җилдән йорт диварлары янына яшеренеп утырмагыз, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары елыгып төшәргә мөмкин. Җәмәгать транспорты тукталышлары, төзелеп бетмәгән биналар янында да шулай ук була.
3. Урамда реклама щитлары, элмә такталар, юл билгеләре, электр үткәргеч чыбыкларыннан ераграк торырга кирәк.
4. Зур агачлар янында булу, шулай ук алар янында автомобиль куеп калдыру ярамый - җил белән өзелгән ботаклар зур куркыныч тудыра ала.
5. Көчле җилдә электр үткәргеч чыбыклары астында тору, өзелгән электр чыбыкларына якынлашу бик куркыныч.
6. Югары катлардан төшкән пыяла ватыклары, шулай ук түбә элементлары һәм декоратив бизәкләр, җил белән өзелеп, куркыныч тудыра ала. Төзелеп яки ремонтлауда булган биналар янында болай да куркыныч арта.
7. Барлык тәрәзәләрне ныгытып ябарга, балконнардан һәм лоджиялардан тышка төшеп китәргә мөмкин әйберләрне алырга кирәк.
8. Яшәү яки эш бүлмәсендә тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк булырга кирәк.
Мөмкин булган очракларда ерак сәяхәтләрдән баш тартыгыз.
Җәяүлеләргә урамны бары тик җәяүлеләр үтү урынында кисеп үтәргә киңәш ителә. Хәрәкәттәге транспорт алдыннан юлны кисеп үтмәгез, чөнки тайгак юл өслеге аркасында автомобильнең тормоз юлы шактый озыная. Транспорт агымнарына каршы барырга кирәк. Югары күренүчәнлекле жилетлар кулланырга яки киемгә яктылык кайтаручы элементлар беркетергә.
Йөртүчеләргә:
1. Бу шартларда автомобиль белән йөргәндә артык күчешләрдән, узышулардан, алга узудан баш тартырга;
2. Автомобильнең техник халәтенә, аерым алганда тормоз системасына, шиналар халәтенә игътибар итәргә;
3. Кинәт тормозлаудан сакланырга, кирәк булганда тизлекне тиз киметүдән баш тартырга;
4. Тормоз педален берничә тапкыр басырга, шул ук вакытта артыгыздан килүче автомобиль йөртүчеләрен кисәтергә сигнал бирергә;
5. Барлык оптика эш халәтендә булырга тиеш;
6. Хәрәкәт күп булган урыннарда, мәктәпләр янында, кисешүләрдә һәм күперләрдә, шулай ук борылышларда һәм иңкү урыннарда куркынычсызлыкны тәэмин итә торган тизлек белән йөрергә.
Җәяүлеләргә киңәш ителә:
1. Урамнарда һәм юл кичүләрендә бик сак булырга;
2. Урамны бары тик җәяүлеләр үтү урынында кисеп үтәргә, исегездә тотыгыз, җитәрлек күренүчәнлек булмау һәм тайгак юл өслеге аркасында йөртүчегә транспорт чарасын туктату өчен күбрәк вакыт кирәк;
3. Юлларны кичү өчен мөмкин булганда җир өсте яки җир асты җәяүлеләр үтү урыннарын гына кулланырга;
4. Хәрәкәттәге транспорт алдыннан юлны кисеп үтмәгез;
5. Транспорт агымнарына каршы барырга;
6. Югары күренүчәнлекле жилетлар кулланырга яки киемгә яктылык кайтаручы элементлар беркетергә.
Архивтан фото.
Нинди дә булса авариядә сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрнең бердәм номерына - «112» гә мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар шәһәр һәм мобиль телефоннардан тәүлек буе бушлай кабул ителә.