12 апрельдә халык өчен хезмәт мәсьәләләре буенча "кайнар элемтә" эшләячәк. Аның кысаларында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәрләре, Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясе һәм Татарстан Республикасының Профсоюзлар Федерациясе хезмәткәрләре гражданнарга хезмәт хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультация бирәчәк. "Кайнар элемтә"нең эш вакыты: 09.00 – 17.00 сәгатьләрдә, телефон: (843) 236-00-71.
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил