РФ Социаль иминиятләү фондының ТР буенча бүлекчәсендә хезмәтне саклау буенча профилактик чаралар финанслау дәвам итә

2019 елның 5 апреле, җомга

"Минзәлә районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәге" ДКУ хәбәр итә: производствода җәрәхәтләнү алу һәм һөнәри авыруларны киметү максатыннан, РФ Социаль иминиятләү фондының ТР буенча бүлекчәсендә хезмәтне саклау буенча профилактик чаралар финанслау дәвам итә.

Барлык эш бирүчеләр өчен мәҗбүри булган хезмәткәрләрнең производствода җәрәхәтләнүен булдырмау буенча мәҗбүри чараларны финанслаудан иминиятләүче күрсәтелгән төр иминиятләү буенча түләүне тәэмин итүгә чыгымнарны чигереп, алдагы календарь ел өчен аларга исәпләнгән производствода бәхетсезлек очракларыннан һәм һөнәри авырулардан мәҗбүри социаль иминиятләштерүгә иминият взнослары суммасыннан 20 процент күләмендә Социаль иминиятләү фонды хисабыннан акча алырга мөмкин.   

Иминиятләүчегә кисәтү чараларын финанс ягыннан тәэмин итү турында гариза белән агымдагы календарь елның 1 августына кадәр Социаль иминиятлү фондының №15 Филиалына түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә: Яр Чаллы, Мәскәү проспекты, 55 нче йорт. Интернет челтәрендә — www.gosuslugi.ru., телефон: (8552) 35-48-24.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International