Иреклелек (волонтерлык) үсешен стимуллаштыру һәм популярлаштыру, ел саен уздырыла торган "Россия иреклесе" Бөтенроссия конкурсында Татарстан Республикасыннан иреклеләр (волонтерлык) тапшыра торган проектларның сыйфатын арттыру, шулай ук иреклеләр (волонтерлык) берләшмәсенең иң яхшы вәкилләрен ачыклау максатларында, Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре буенча министрлыгы тарафыннан "Татарстан иреклесе-2019" Республика конкурсы игълан ителде.
Агымдагы елның 21 сентябрендә Яр Чаллы шәһәрендә фин-уйгыр халык иҗатының "Без - бер нәсел ботаклары" традицион фестивале узачак.
17 һәм 18 сентябрьдә Татарстанның Тукай районында Авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге белгечләре районның шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы кешеләре, фермерлар һәм авыл эшкуарлары белән очрашулар уздыра.
2019 елның 21 сентябрендә "Татнефть-Арена" спорт Боз сарае мәйданчыгында Skaz.ka. Халыкара фестивале узачак.
14 сентябрьдә Менделеевск районында Татарстан гаиләләре Фестивале узды. Быел да инде 15 нче тапкыр конкурс һәм фестиваль Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы ярдәме белән, министрлыклар, ведомстволар, Республиканың муниципаль районнары ярдәмендә уздырыла. Җәмгыфять өчен абруйлы һәм яшьләр өчен өлге булган Татарстанның 33 районыннан һәм шәһәреннән 47 гаилә кунакларны гаилә бәйрәменә дәште.
Район комбайнерлары арасындагы ярышта "Калморза" хуҗалыгыннан Зиннур Гыйльфанов кырларда хезмәт куючы 76 игенче арасында өченче урында бара.
"Театрны үз кулларыбыз белән ясыйбыз" театр постановкалары атрибутларын әзерләү буенча программаны гамәлгә ашыру кысаларында социаль хезмәтләр алучылар белән дәрес
Татарстан Республикасында бүгенгә 4,2 млн. тонна ашлык җыелган, уртача уңыш – 29,9 ц/га.
- Бөртеклеләрдән 170 мең тонна уңыш җыелды. Бер гектардан уртача уңыш 40 центнерга якын тәшкил итә. Хәзер бар игътибар рапс, көнбагыш кебек техник культуралар уңышын югалтуларсыз җыюга юнәлтелгән, - диде район башлыгы Айдар Сәлахов район һәм шәһәр җитәкчеләре белән узган бүгенге утырышта. .
Имин булмаган метеорологик күренешләр: 17 сентябрьдә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән көньяк-көнбатыштан секундына 18 метрга кадәр тизлек белән көчле җил булуы көтелә.