Чананы -җәен, арбаны - кышын әзерлә" әйтеме яши халыкта. Нәкъ шуның өчен дә Яр Чаллыдан бер сатып алучы шулай эшләргә булган.
Дәүләт Думасы беренче укылышта айныткычлар турында закон проектларын кабул итте. Инициативаларның берсе РФ субъектларының дәүдәт органнарын айныткычларны булдыру һәм оештыру буенча вәкаләтләр бирә, икенчесе полициягә исерек гражданнарны китерү хокукын бирә.
Су фонды, урман фонды, Татарстан Республикасының аеруча саклана торган территорияләре һәм объектларына дәүләт кадастр бәясен нәтиҗәләрен раслау турында ХӘБӘР ЯЗУЫ
2020 елга тариф кампаниясе кысаларында кергән документларны һәм материалларны кабул итү сроклары турында.
Хокукый ярдәм күрсәтү һәм гражданнарның хокукларын саклауны тәэмин итү максатларында, 13 ноябрьдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил торак-коммуналь хуҗалыгы мәсьәләләре буенча халык өчен "кайнар элемтә" уздыра.
Минзәлә районында халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре тарафыннан социаль хезмәтләр алучыларга туган якны өйрәнү музеена экскурсия оештырдылар. Максаты - социаль активлыкны арттыру, өлкән гражданнарның коммуникатив ихтыяҗларын канәгатьләндерү, яңа кызыксынулар уяту.
Имин булмаган метеорологик күренешләр:
7 ноябрьдә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көнбатыштан кискен җил булуы көтелә: төнлә 15-20 м/с, көндез 17-22 м/с кадәр (Казанда 15-20 м/с).
Татарстанның азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате базарындагы вәзгыять турында ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров ТР Хөкүмәт йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.
Соңгы араларда интернет–ресурсларда иминият булмаган чорларның хезмәт стажына кертелмәве хакында дөрес түгел мәгълүмат таратылуга җавап йөзеннән Татарстан республикасы буенча Пенсия фонды бүлекчәсе гражданнарның игътибарын тубәндәгеләргә юнәлтә: гамәлдәге законнар җыелмасы буенча яшь ярымга кадәрге бала тәрбияләгән, хәрби хезмәттә булган, инвалид бала яисә балачактан 1 төркем инвалидны, 80 яшьтән өлкәнрәк әби-бабайларны караган еллар, гражданинның бу чорда эшләмәвенә карамастан, иминият стажына кертелә.
Имин булмаган метеорологик күренешләр: 6 ноябрьдә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән көньяк-көнбатыштан көчле җил - 15-20 м/с.