Әлфия Когогина: Медицина айныткычлары системасын кабаттан торгызу гражданнарның сәламәтлеген һәм гомерен саклауга юнәлтелгән.

2019 елның 7 ноябре, пәнҗешәмбе

Дәүләт Думасы беренче укылышта айныткычлар турында закон проектларын кабул итте. Инициативаларның берсе РФ субъектларының дәүдәт органнарын айныткычларны булдыру һәм оештыру буенча вәкаләтләр бирә, икенчесе полициягә исерек гражданнарны китерү хокукын бирә.

Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацияле үсеш һәм эшмәкәрлек буенча комитет рәисе урынбасары Әлфия Когогина новеллаларга комментарий бирде:

"Бүген кайбер төбәкләрдә төбәк һәм муниципаль хакимиятләр инициативасы буенча эшләүче медицина айныткычлары бар, әмма бу эшчәнлек кануннар кысаларыннан тыш. Без әлеге инициативаны хуплап медицина айныткычлары эшчәнлеген законлаштырдык һәм полиция хезмәткәләренә исерек гражданнарны шушы махсуслаштырылган социаль учреждениеләргә китерү хокукын бирдек.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International