Чананы -җәен, арбаны - кышын әзерлә" әйтеме яши халыкта. Нәкъ шуның өчен дә Яр Чаллыдан бер сатып алучы шулай эшләргә булган.
Үсмер оныгын ялгызы тәрбияләүче әби яз ахырында оныгына 12 мең сумлык тауда чаңгы шуу костюмы сатып ала.
Җәйге кояш, саф һава оныгына уңай тәэсир итә - ул 8 сантиметрга үсә. Проблема шунда ки, костюм үлчәме кечерәя. Кулланучы озак уйлап тормыйча товар сатып алган кибеткә мөрәҗәгать итә, костюм өчен акчаларны кире кайтаруларын таләп итә.
Кибеттә уңай җавап алмагач, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органына вәзгыятьне аңлатуларын сорый.
Канун нигезендә азык-төлек булмаган товарны кире кайтару вакыты сатып алынган көнне исәпләмичә 14 көн эчендә кире кайтарылырга тиеш.