Күптән түгел Мәскәүдә “Яшьләр казанышлары” оешмасының “Мәктәп компаниясе” программасы буенча Бөтенроссия ярышлары булып узды. 2 нче урта мәктәпнең 10 сыйныф укучылары Мария Федотова, Нияз Ганиев, 9 сыйныф укучысы Анна Искәндәрова составындагы “КВАНТ” командасы 19 команда арасында “Инновацияле ыргылыш” номинациясендә җиңүче дип табылды. Укучылар команда дипломыннан тыш исемле дипломнар һәм онытылмас кичерешләр белән кайтты.