Язгы-кыр эшләренең барышын шәхси контрольдә тоту максатында республика лидеры Рөстәм Миннеханов районнарга ясаган визиты кысаларында Минзәләдә булды.
Хуҗалык, предприятие җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары белән очрашуда Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миннеханов сезгә продукция җитештерүне арттырасы бар дип белдерде. Аның белән бергә булган Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов бу фикерне тулыландырып болай диде:
– Сезнең бурыч Рәшит Хәмәдиев чорындагы кебек сөт саварга, Мәгъсүм Хөсәенов чорындагы кебек ашлык үстерү.
Очрашу барышында район башлыгы Айдар Салахов республика лидерын авыл хуҗалыгында, төзелештә эшләрнең торышы белән таныштырды. Әңгәмә барышында Рөстәм Миннеханов Әтрәкле авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Газизҗановның Мөслимгә китүче асфальт юлдан Калтакка кадәр юлны яхшырту, авыл хуҗалыгы техникумы директоры Эльвира Фәттахованың техникумга ветеринария клиникасы кирәклеге хакында, фермер Илгиз Загиевның лизинг-гранттагы акча кертү өлешен үзгәртү турындагы сорауларын игътибар белән тыңлады. Очрашуда катнашучылар республика лидерының Нәсим Дәүләтов эшчәнлеге белән таныш икәнен дә, техникумдагы ремонт хакында хәбәрдар булуын да аңладылар.
акцент
Татарстан икътисадый күрсәткечләр, шул исәп-тән авыл хуҗалыгы буенча да Россия күләмендә лидер. Авыл хуҗалыгында җитештерелгән продукция Татарстан халкын ашатырга җитәрлек.