Таһирҗан изге эшен дәвам итәчәк

2015 елның 12 мае, сишәмбе

Җәмәк авылында сугышта һәлак булганнарга обелиск ачылу хакында былтыр хәбәр иткән идек инде.

Быел Җиңүнең 70 еллыгын каршылаган көннәрдә биредә тагын бер зур вакыйга булды. Обелиск су­гыштан исән кайтып үлүчеләр исемлеге һәм әлеге авылның герое Фәхрази Галиев бюсты белән тулы­ланды. Иганәчеләр үпкәләмәсен, авылга керү юлында урнашкан обелиск һәм бюстны мемориаль комплек­ска әйләндерүдә Кадрәк авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Фаяз Камалов зур эш башкарды. Әйе, Таһирҗан Шәрипов, аны тыңлап, обелискка исемнәр язылган мәрмәр такталар куйды, бюст өчен поста­мент эшләде. Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ал­маз Шәрипов бюстны ясатырга акчасын кызганмады. Сумма аз түгел, бигрәк тә Таһирҗан өчен, чөнки акча бирү өстенә биредәге төзелеш, төзекләндерү эшләрен аның эшчеләре башкарды, авылда яшәүчеләрнең чы­гып булышырга бик вакытлары булмаган. Мемориалне ачу тантанасы бик тантаналы һәм истә калырлык бул­ды
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International