Бик матур бер иртәдә РОСТО (ДОСААФ) автомәктәбе яныннан Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган “Каһарманнар эзе буйлап” автоузышы старт алды. Катнашучылар арасында Бөек Ватан сугышы ветераннары Михаил Тихонов, Михаил Тюкин, автомәктәп начальнигы Сергей Топоров, «Веста» күппрофильле яшьләр үзәге вәкилләре бар иде.
Көн дәвамында алар районыбызның сигез авыл җирлегендә булып, 170 чакрым юл уздылар. Коноваловка, Тәкермән, Хуҗәмәт, Кадрәк, Николаевка, Матвеевка, Бикбау, Аю авыллары халкы аләмнәр, җиңү символикалары белән бизәлгән автоколоннаны шатланып каршы алдылар. Һәр торак пунктта мәктәк укучылары һәм җирле халык катнашында митинглар узды. Батырлар истәлегенә һәйкәл һәм мемориалларга веноклар, гирляндалар куелды. Ветераннар яшь буынга кырыс балачаклары, авыр сугыш еллары хакында сөйләде. Яу кырында ятып калган якташларыбызны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Сергей Топоров әйтүенчә, әлеге чараның максаты – яшьләрдә патритизм хисләре тәрбияләү. Автомәктәп, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге белән берлектә район хакимияте ярдәмендә оештырыла торган мондый чара инде традициягә әверелде.