Бурычыңны вакытында капламасаң

2015 елның 7 мае, пәнҗешәмбе

Шушы көннәрдә “Минзәлә районы коммуналь челтәрләр” ААҖнең суүткәргеч-канализация хуҗалыгы хезмәткәрләре суд приставлары- башкаручылары белән берлектә су буенча бурычлары күп җыелган 19 гражданда булдылар.

– Алар салкын су белән тәэмин итү һәм канали­зация хезмәтләре өчен озак вакыт түләмәүчеләр, аларның җыелган бурычлары 250 мең сумнан да артып китә. Социаль хәлләренә килгәндә, бурычла­рын капларга тулы мөмкинлекләре бар (әйтик, фа­тирларына ремонт ясалган, көнкүреш техникалары эшләп тора), – диде абонентлар бүлеге начальнигы Рамил Шәйсуваров.

Урынга баргач, суд приставлары-башкаручыла­ры әлеге гражданнарның күрсәтелгән хезмәтләр өчен ни сәбәпле түли алмауларын ачыкладылар, бурычны вакытында капламаган очракта нинди җаваплылык каралган булуы турында аңлаттылар.

Барлык бурычлыларга да процессуаль документ­лар тапшырылды, мөлкәтләре күздән кичерелде, булган мөлкәтләренә арест салынды, эш урынна­ры, транспорт чаралары һәм керем чыганаклары барланды.

Суүткәргеч-канализация хуҗалыгы хезмәткәр- ләре әлеге бурычлыларга су бирүне тулысынча яки өлешчә чикләү кулланырга мәҗбүр булдылар.

Әлеге чараларның тәэсире булган: бурыч- лыларның җидесе икенче көнне үк бурычларын ту­лысынча яки өлешчә каплаган, 40 мең сумга якын бурыч түләнгән.

Милеккә арест салу, штраф салу, пенялар түләү, су бирүне чикләү һәм туктату кебек мәҗбүри чара­лар куллануларын булдырмас өчен “Минзәлә райо­ны коммуналь челтәрләр” ААҖ җитәкчелеге граж­даннарга бурычларын тиешле срокларда каплап барырга киңәш итә. Әгәр бурычлы гражданнарның уннарча мең сум җыелган бурычларын каплау көчләреннән килми икән, “Минзәлә районы комму­наль челтәрләр” ААҖ (материалны судка тапшыр­ганчы), реструктуризация турында килешү төзеп, бурычны этаплап каплау мөмкинлеге бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International