Пайчыларның өметен акларлар

2015 елның 7 мае, пәнҗешәмбе

“Заиковский” хуҗалыгы механизаторлары язгы кыр эшләрен оптималь срокларда үткәрергә тырыша.

Хуҗалыкта моның өчен бөтен шартлар бар. Илдус Зарипов әйтүенә караганда, орлыклар җитәрлек һәм алар тиешле кондициягә китерелгән. Бу хуҗалык үзләрендә алдагы елларда үстерү өчен оригиналь бодайның «Юбилейный», «Казанский» һәм арпаның «Раушан» сортлы супер элиталы орлыкларын икешәр тонна сатып алып кайтканнар. Бүгенге көндә арпа орлыгы инкрустацияләнеп беткән, бу эштә Иршат Шәйхразиев җитәкче- легендәге агулаучылар Фәрит Нурисламов һәм Ленарис Хайдаров сынатмыйлар. 400 гектар биләгән уҗым арышы да, көзге бодай да, шөкер, кышны исән-имин үткәргән. Язгы чәчү 1610 гектарда планлаштырылган. Шуның күпчелеге пай җирләре. Димәк, м е х а н и з а т о р л а р н ы ң эленке-салынкы эшләргә һәм үзләренә генә түгел, авыл халкын да уңышсыз калдырырга хакы юк. “Заиковский” хуҗалыгының теләсә нинди катлаулы эшне ышанып тапшырырлык үз уңганнары бар. Рамил Минһаҗев – шуларның берсе. Аның механизаторлык стажы 39 елга якын. Рамил туган авылы кырларында 1976 елда ук эшли башлаган. Киң профильле механизатор язын күпьеллык үләннәрне, уҗымнарны өстәмә тукландыруда эшли, аннары СЗП-3,6 чәчкече белән чәчүдә катнаша, азык әзерләү комбайнына утырып яшел массаны тураклап сенаж салуда, кукуруз уруда хезмәт куя. Бүген хуҗалыктагы төп йөкне үзе кебек уңган, булдыклы тракторчылар Сергей Байбатыров, Александр Отнолин, Павел һәм Алексей Альмекаевлар, Фәнис Корычбаев, Илфат Хөснетдинов, Сергей Ермолаев һәм башкалар белән тарта. Техниканы яратучы, сакчыл тотучы, тәртипле һәм тыйнак механизатор иң җаваплы эшләрне дә җиренә җиткереп башкара. Шуңа күрә җитәкчеләр дә, авылдашлары да аңа зур ышаныч баглый. Хуҗалыкта Рамил һәм башка механизаторлар да тракторларын, тагылма инвентарьларын яхшылап әзерләп куйганнар,басулар җитешү белән үк кырга чыгып киткәннәр. Рамил Минһаҗев һәм Сергей Байбатыров күпьеллык үләннәрнең һәр гектарына 1,5 центнер күләмендә ашлама кертте. Хуҗалыкта басуларның торышына карап кайбер күпьеллык үләннәрнең гектарына 2 шәр центнер күләмендә аммиак селитрасы да кертәләр. “Мензелинск- агрохимсервис” ААҖдән ярдәмгә килгән Рәүфәт Кәрәмов “Урал” автомашинасына көйләнгән МХ-7 белән 120 гектар мәйдандагы күпьеллык үләннәрне өстәмә тукландырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International