Самарада сынатмадылар

2015 елның 7 мае, пәнҗешәмбе

Самара өлкәсе Исаклы авылы “Экономик лицей” бюджет дәүләт уку учреждениесе базасында мәктәп предприятиеләре, проектлары һәм укучыларның эшләнмәләре “Бизнеска адым” Бөтенроссия конкурсы булды.

Безнең районнан 2 нче мәктәп укучылары кат­нашты. “Квант” мәктәп бизнес-компаниясе, инде 5 ел буе үз эшчәнлекләренең югары нәтиҗәләрен күрсәтәләр, республика һәм Россиядә үткәрелгән ча­раларда призлы урыннар яулыйлар һәм 2014 елның сентябрендә оешкан “Geronimo” (“Восхитительные”) яшь команданың да җитәкчесе Светлана Петрова. 19 команда арасында “Квант” мәктәп бизнес ком­паниясе “Иң яхшы презентация” номинациясендә җиңүче булды, ә “Geronino” командасы “Иң яхшы бизнес-план” номинациясендә 2 нче урынны алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International