Шәһәребезнең борынгы булуы аның урам исемнәреннән үк билгеле. Әйтик, Комсомольская, Октябрьская, Пионерская урамнары коммунизм “чәчәк атканда” ук барлыкка килгән урамнар булса кирәк.
Бөек Ватан сугышы геройлары исеме белән аталган урамнарыбыз да бар: Зоя Космодемьянская, Олег Кошевой, Самуил Тапиков һәм үзебезнең якташ героебыз Василий Гордов. Алар шәһәребезнең иске өлешендә урнашкан иркен һәм тыныч урамнар. Герой исемнәрен йөртүче урамнарда яшәүчеләр бу шәхесләрнең кем булуын беләме соң?
Виктор Исакаев, Гордов урамында яшәүче:
– Мин шушы ш ә һ ә р д ә , шушы урамда туып үстем. Го р д о в н ы ң кем булуын да беләм. Мәктәптә укыганда аның Матвеевкада туып үскәнен һәм Бөек Ватан сугышында катнашып, Советлар Союзы Герое исеменә лаек булуын хәтердә калдырдым. Урам үзе дә, аның атамасы да бик ошый.
Флүрә Галиева, Олег Кошевой урамында яшәүче:
– У р а м исеменең кем хөрмәтенә кушылуын бик яхшы беләм. Олег Кошевой – Бөек Ватан сугышында “Яшь г в а р д и я ч е ” - ләрнең берсе булган, бик күп батырлык- лар кылган. Май-сыр комбинаты, аракы-ликер заводы урнашкан урам исә Зоя Космодемьянская исемен йөртә, әлеге хатын-кыз да бик батыр гамәлләр кылган. Ә менә безнең урамны кисеп үтүче Тапиков урамы да Советлар Союзы Герое Самиул Тапиков хөрмәтенә кушылган. Әлеге геройлар һәрвакыт безнең хәтердә, чөнки без кечкенәдән үк алар турында укып, аларның батырлыклары белән горурланып үстек. Шәһәребезнең тыныч, аулак урында төзек һәм иркен, асфальт җәелгән шундый горур исемле урамда яшәвемә сөенәм. Урамга кеше исемен кушу – аның исемен мәңгеләштерү дигән сүз. Исем биргәндә әлеге шәхесләрнең безнең район белән бәйле булуларын да исәпкә алырга кирәктер, миңа калса. Үзебездә туып үскән яки бездә озак еллар хезмәт куйган Социалистик Хезмәт Геройлары, атаклы артистларыбыз, шагыйрь-язучыларыбыз бар бит безнең. Яңа төзелгән урамнарга шул исемнәрне бирергә була.
Чыннан да, районыбыздан чыккан Бөек Ватан сугышы геройлары берничә. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы кебек бөек дата уңаеннан берәр урам Советлар Союзы Герое исеменә ия булса, геройларыбыз исеме халык күңеленә мәңгелеккә кереп калыр иде.