Мөселман бәйрәмнәре һәм истәлекле даталар

2015 елның 30 гыйнвары, җомга

Мөселман ай календаре буенча 1436–1437 Һиҗри еллар

20 апрель (дүшәмбе) – Рәҗәб аеның беренче көне, мөселман

календареның 7 нче ае. Бу айда Ибраһим пәйгамбәрнең, Гайсә

пәйгамбәрнең туган көннәре, башка истәлекле көннәр билгеләп

үтелә, шулай ук кече хаҗ – Гомрә хаҗы кылына.

23 апрель (пәнҗешәмбе) – Рәҗәб аеның беренче җомгасына кар-

шы кич – Рәгаиб кичәсе дип атала. Мөхәммәт пәйгамбәрнең атасы

Габдулла белән анасы Әминәнең никахларын искә алу кичәсе.

15 май (дүшәмбе) – Мигъраҗ кичәсе. Мөхәммәт пәйгамбәрнең

Мәккәдән Иерусалимга могҗизалы сәяхәтен һәм аның җиде кат

күккә ашуын искә алу. Ул анда Аллаһы Тәгаләнең тәхете алдын-

да торып, аның белән сөйләшә, күктәге Кәгъбәне, җәхәннәм белән

оҗмахны күрә. Соңыннан исә килгән юлы белән Мәккәгә кай-

тарыла. Шуңа да бу төнне, йокламыйча, Коръән укып, гыйбадәт

кылып үткәрәләр. Мигъраҗ уразасы 100 төн ураза тотуга тиңләнә.

21 май (чәршәмбе) – Идел Болгарстанында Ислам динен рәсми

рәвештә кабул иткән көн

1-2 июнь (дүшәмбе, сишәмбе) – Бәраәт кичәсе, ягъни «ләйләтул-

Бәраәт». Бәхет һәм һәртөрле уңышлар, изгелекләр иңә торган изге

көн. Нәкъ шушы төнне Аллаһы Тәгалә, һәркемнең изге гамәле

һәм догаларында ялварып сораган үтенечләрен исәпкә алып,

кешеләрнең язмышы турында карар кабул итә.

17 июнь (чәршәмбе) – изге Рамазан ае һәм Ураза башланган көн.

13 июль (дүшәмбе) – Кадер кичәсе

17 июль (җомга) – Гайдел-фитыр. Ураза бәйрәме, ураза тоту

тәмамланган көн. Ул зурлап бәйрәм ителә.

22 сентябрь (сишәмбе) – Гарәфә көне. Хаҗ кылучылар тарафын-

нан Мәккә янындагы Гарәфәт тавына бару һәм тау итәгендә намаз

уку көне.

23 сентябрь (чәршәмбе) – Корбан бәйрәме. Иң зур мөселман бәйрәме.

Ураза тәмамлангач, нәкъ 70 көннән соң башлана торган Корбан чалу

бәйрәме, ул 3 көн дәвам итә. Бу көн Татарстан Җөмһүриятендәге

барлык календарьларда кызыл төс белән билгеләнгән.

24, 25, 26 сентябрь (пәнҗешәмбе, җомга, шимбә) – Тәшрикъ

көннәре. Бу көннәрдә мөселманнар фарыз намазларын укыганнан

соң, Аллаһы Тәгаләгә багышлап махсус сүзләр әйтәләр.

14 октябрь (чәршәмбе) – Хиҗри буенча яңа мөселман елы (1437) һәм Мөхәррәм ае башланган көн. Бу айда күп итеп хәер (зәкят)

бирелә, изге гамәлләр кылына.

23 октябрь (җомга) – Гашура бәйрәме. Сөнниләр Аллаһы Тәгаләнең

ун пәйгамбәренә күндерелгән изгелекләре хөрмәтенә, ә шигыйлар

Мөхәммәд пәйгамбәрнең оныгы Гали хәлифәнең улы Хөсәенне

(626-680) җәзалап үтерү көнне мөбарәк, изге вә хөрмәтле санап, ура-

за тота дип хәбәр итте Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

8 декабрь (сишәмбе) – Һиҗри төн, Сәфәр аеның 26 нчы көне –

Мөхәммәд пәйгамбәрнең һәм аның сәхабәләренең туган шәһәрләре

Мәккәдән (Ясриб) Мәдинә (Мөнәвәрә) шәһәренә мәҗбүри күчеп

киткән, һиҗрәт иткән көн ул. Шушы көннән, ягъни 622 елның 16

июль көненнән башлап, мөселман ел исәбе, ягъни һиҗри ел исәбе

башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International