Минзәләнең бию ансамбле Төркиядә булып кайтты
“Уен” бию ансамбле Истамбулда төрки халыклар арасында узган “Төрек дөньясы” дип аталган ХХ Халыкара балалар фестивалендә булып кайтты. Татарстаннан килгән делегацияне фестиваль вәкилләре ачык йөз белән каршы алдылар. Балалар беренче тапкыр үзләре яшендәге балалары булган төрек гаиләләрендә яшәделәр.
Сәяхәттәге хис- кичерешләре белән Гүзәл ЗАҺРИЕВА уртаклашты:
– Вакытымны бик кызыклы уздырдым. Мине Фатыйма исемле кызлары булган төрек гаиләсенә урнаштырдылар. Без инглиз телендә аралаштык. Урнашуымның икенче көнендә минем хөрмәткә пикник уздырдылар. Башка кызлар белән дә дуслаштым, бик аралашучан үзләре. Чыгыш ясаган көнне алар безне алкышларга килделәр. Фәридә белән без Солтан Әхмәт мәчетендә булдык. Шәһәр урамнары буйлап йөрдек, туңдырма, шоколад ашадык, лимонад эчтек. Анда урамнарда туңдырма булып киенгән кешеләр йөри, алар үткән-сүткән кешеләрне көлдерәләр. Күп итеп фотога төштек. Китәсе көнне миңа бер тартма баллы ризыклар һәм мин яраткан группамның логотипы төшерелгән киемнәр коллекциясе бүләк иттеләр. Яңа дустым белән аралашып торачакбыз, без телефон номерларын һәм электрон почта адресла рын алыштык. Тагын бер тапкыр Төркиядә булу теләге дә юк түгел.
Элиза Сираева:
– Истамбул – бик зур шәһәр. Мин бик матур истәлекле урыннар күрдем: Изге София соборында, Галатск күперендә, Топкан сараенда һәм Истамбулның төп мәйданында – Токсимеда булдым. Без төрек гаиләләрендә яшәдек, алар белән рус, татар, төрек телендә аралаштык. Конкурста яхшы гына чыгыш ясадык. Мин төрек телевидениесенә интервью бирдем. Бу истә калырлык сәяхәт булды. Истамбулны дөньяның иң матур шәһәре дип атаулары гаҗәп түгел.
Роза Биктаһирова, “Уен” ансамбле җитәкчесе:
– Фестиваль ачылу тан танасында катнашкан 6 коллектив арасында безнең ансамбль да бар иде. Ансамбль үзенең дәртле биюләре белән тамашачыларда күңелле кичерешләр калдырды. Рәсми ачылудан соң, Элиза Сираева һәм Наил Галиев ТВга, газетага интервью бирделәр, республикабыз, шәһәребез турында сөйләделәр, фотосессиядә катнаштылар. Мөһим чараларның берсе булыр Истамбул урамнары буйлап коллективларның атлап йөрүе булды. Балалар үз илләренең флаглары астында милли киемнән йөрделәр. Төрки халыклары балаларын сәламнәргә йөзләгән кеше чыккан иде. 28 коллектив һәм Төркия артистлары катнашында спорт Сараенда узган концерт төп вакыйгаларның берсе иде. Шушы ук көнне фестивальдә катнашкан делегация вәкилләрен Истамбул губернаторы кабул итте. Фестиваль кысаларында халык җырларын башкаручыларның XI конкурсы узды. Безнең конкурсант Динара Фәрдиева (укытучысы – Дания Зарипова) финалистлар дистәсенә керде һәм бер грамм төрек алтыны алды. 11 бала яшәгән төрек гаиләләре турында җылы сүзләр генә әйтергә мөмкин. Фестивальнең оештыру комитеты барлык балаларга да дипломнар, медаль һәм язу кирәк-яраклары салынган рюкзак бүләк итте. Әлеге сәяхәт тагын шунысы белән дә истәлекле: 2014 елда Казан төрек дөньясының мәдәни башкаласы дип игълан ителде һәм безнең “Уен” ансамбле әлеге истәлекле вакыйганың бер өлеше булды.